«Яшел Россия» Федераль акциясе кысаларында һәм Татарстан Республикасының Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан оештырылган "Чиста яр буйлары" акциясе дәвам итә. Бүген Сарман киноучреждение коллективы Минзәлә елгасы ярларын һәм «Бүзат» чишмәсе территориясен чүп-чардан чистарттылар.
Шулай ук, 20 сентябрь көнне район күләмендә уздырылган "Милләтләр кроссы-2019" җиңел атлетика кроссында Сарман Киноучреңдение коллективы да актив катнашты.