Ел саен 21 сентябрьдә Халыкара Тынычлык көне билгеләп үтелә. Бу көнне бөтен җирдә дөньякүләм тынычлык проблемаларына багышланган чаралар уза. Җәлил икенче урта мәктәбендә дә тынычлык һәм игелек дәресе үткәрелде.Безнең мәктәп китапханәчесе Алсу Сәгъдиевна балалар белән дөнья турында кызыклы әңгәмә үткәрде, танып – белү,күңелле уеннар оештырды. Ә балалар дуслык һәм тынычлык турында шигырьләр сөйләделәр.Дәрес балаларга мөрәҗәгать белән тәмамланды: " Әгәр син бөтен планетада нәрсә дә булса үзгәртергә телисең икән-үзеңнән башла. Янәшә-тирәдәгеләргә ярдәм ит! Шул вакытта, бәлки, синең тирә-юньдәгеләргә биргән йөрәк җылысы, син ярдәм иткән кешенең күңелендә, кояш нуры булып чагылыр. Менә шул чакта дөнья матуррак булачак"