Милли костюм көне

2019 елның 21 сентябре, шимбә

21нче сентябрь көнне Советлар Союзы Герое А.А. Казаков исемендәге Александровка мәктәбендә "Милли костюм көне" билгеләп үтелде. Башлангыч сыйныф укытучылары Суербаева Р. Р., Ильясова Л. Н. һәм Загретдинова Ф. ф. балаларны "Сигезле", "Капка" кебек татар халык уеннары белән таныштырдылар. Технология укытучысы Хәлиуллина Л.Г. 5-7 сыйныф укучылары өчен татар халкының орнаментлары буенча мастер-класс үткәрде. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хәлиуллина Р.Х. - "Ә без төрле" дип аталган КВН үткәрде, анда 8-9 сыйныф укучылары катнашты.

"Милли костюм көне" бәйрәме безне бик сөендерә һәм бу - үткәнне һәм киләчәкне бәйләүче җеп, һәр кешене баета, үз тамырларына, якыннарына мәхәббәт уята, үзара хөрмәт һәм түземлек тәрбияли, матурлыкка, гармониягә һәм мәңгелеккә яңа хисләр тудыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International