5 октябрьдә без Укытучылар көнен билгеләп үтәбез.Укытучы-ул иң мөһим һәм игелекле һөнәрләрнең берсе, чөнки алар һәр укучыга хезмәт кенә түгел, күңелләренең бер өлешен дә салалар.Бүген Әлмәт төп гомуми белем бирү мәктәбендә бәйрәм булды.Тантаналы линейканы оештыруның төп җаваплылыгын 4 нче сыйныф укучылары үз өстенә алды.Моны күзәтү күңелле булды, мәктәп укучылары укытучыларны котлап, бәйрәм оештырдылар.Традиция буенча үзидарә көне үткәрелде. Анда 8-9 сыйныф укучылары катнашты.Өлкән сыйныф укучылары бик шатланып үзләренә укытучылар ролен куйдылар. Барлык дәресләр дә югары дәрәҗәдә узды.