Укытучылар көне - педагогларга катлаулы һәм игелекле хезмәтләре, игътибар һәм түземлекләре, укучыларын уңышлы һәм бәхетле итеп күрергә теләк белдерүләре өчен рәхмәт белдерергә мөмкин булган искиткеч бәйрәм.
Бүген Җәлил мәдәният сараенда педагоглар өчен Укытучылар көненә багышланган бәйрәм концерты булды. Укытучылар өчен чын бәйрәм әзерләнгән иде. Бәйрәм программасы кысаларында Җәлил балалар сәнгать мәктәбе укучыларының рәсемнәре күргәзмәсе оештырылган иде.Бәйрәм кунаклары күргәннәреннән бик канәгать калдылар. Тәкъдим ителгән эшләрдә ихлас хисләр, игелек, матурлык күп иде. Күргәзмә М.Г. Юзлибаев исемендәге Җәлил балалар музыка мәктәбе коллективыннан музыкаль озату астында узды, шулай ук «Укытучылар көне белән» дигән тематик фотозона эшләде – болар барысы да чын-чынлап җылы һәм күңелле атмосфера тудырды.
Аннары бәйрәм салмак кына тамашачылар залына күчте һәм анда концерт программасы башланды.Җәлил бистәсенең өч мәктәбе укучылары исеменнән видеоролик-котлау бәйрәмнең беренче дулкынландыргыч мизгелләренең берсе булды. Иң җылы котлау сүзләре, рәхмәт сүзләре һәм мәхәббәт сүзләре сәхнәдән педагоглар адресына яңгырады. Котлау сүзләре белән Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И.Р. Сәхипова һәм Җәлил поселогы Башлыгы Р. А. Кәримов чыгыш ясадылар. Алар аерым уңышларга ирешкән педагогларга Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырдылар.
Педагоглар хөрмәтенә җырлар яңгырады, музыкаль әсәрләр башкарылды һәм хореографик номерлар күрсәтелде. Елмаюлар, чәчәкләр, җылы сүзләр – Җәлил мәдәният сараенда концерт- бәйрәмнең яхшы тәмамлануы булды.