Рангазар авыл китапханәсендә - китап күргәзмәсе

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

Бүген, 7 октябрьдә, балалар язучысы, шагыйрь  һәм прозаик Рәшит Бәшәргә 70 яшь тулуга багышлап, Рангазар авыл китапханәсендә “Кыйбласы – балачак иле” дигән китап күргәзмәсе төзелде. Аның шигырьләреннән һәрчак җылылык бөркелеп тора. Ул һәркемгә кояшлы көннәр тели, туктаусыз эзләнергә чакыра, барыбызны да тынычлык поездына утыртып, әллә кайларга, шагыйрь күңеле генә тудыра алырлык Матурлык иленә алып китәсе килә аның. Укучыларыбызны менә шундый китаплар иҗат итүче тылсым иясе белән якыннан  таныштырдык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International