5-12 нче октябрьдә Татарстанда “Урман атнасы-2019” республика табигать саклау акциясе бара. Агач утырту чарасына Мортыштамак мәктәбе укучылары һәм укытучылары да актив катнаштылар.
Мәктәп коллективы тырышлыгы белән, Мортыштамак авылының ташландык известь карьерында 230 агач үсентесе (кура җиләге, өрәңге, миләш, нарат, шомырт үсентеләре) утыртылды.
Әлеге акциянең максаты - республикадагы урман ресурсларын баетуда гына түгел , ә укучыларда урманга карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүдән, экологик торышны яхшырту проблемаларына җәлеп итүдән гыйбарәт. Шулай итеп, балаларда туган як табигатенә сакчыл караш һәм мәхәббәт тәрбиялибез.