7 нче октябрь көнне Җәлил гимназиясенең 2В сыйныф укучылары арасында аларның рус халык әкиятләрен әдәби викторина формасында белүләренә тикшерү үткәрелде. Балалар, өч командага бүленеп, бик кызыклы һәм мавыктыргыч формада үзләренең рус халык әкиятләрен белүләрен күрсәттеләр. Катнашучылар тиз арада үз командаларына исем, логотип, девиз уйлап таптылар. Соңыннан, укучылар «баш мие штурмы» юлы белән бик шәп итеп биремнәрне эшләделәр һәм якладылар. Әлеге чараның максаты укучыларны әкиятләрнең белемнәрен ныгыту, уку белән кызыксыну тәрбияләү, иҗади инициативаларны үстерү, командада эшли белү, лидерлык сыйфатларын ачыклау, балаларга укылган әкиятләрдән зирәклек алырга өйрәтү иде. Әлеге викторина балаларда "кузлэрне янарга" мәҗбүр итте һәм бер-берсе белән аралашу барышында эмоциональ уңайлык тудырды. Уку көне ахырында, рәсем сәнгате дәресендә, укучылар яраткан әкият геройларының пластилиныннан әвәләп әкиятләр өстендә эшләүләрен дәвам иттеләр…