10 нчы октябрь көнне Икенче санлы Җәлил урта мәктәбендә 9 нчы сыйныф укчыларының ата-аналарының гомуми җыелышы булды. Ата-аналар җыелышын мәктәп директоры Илдаров А. И ачып җибәрде.Төп дәүләт имтиханнарын үткәрү тәртибе һәм процедурасы турында директорның укыту эшләре буенча урынбасары Шәяхмәтова М. М. сөйләде. Җыелышта балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор Гарифуллина Г., мәктәпнең педагог-психологы Габидуллина Г. И., бу сыйныфларда эшләүче фән укытучылары чыгыш ясады.