Бүген район үзәге Сарманда зур ярминкә оештырылды.
Анда авыл хуҗалыгы оешмалары, авыл җирлекләре, шәхси хуҗалыклар үзләрендә җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе һәм башка товарлар белән сәүдә иттеләр.
Сарманлылар арзанрак бәягә теләгән кадәр яшелчә, ит-сөт ризыклары һәм башкаларны сатып ала алдылар. Ярминкәнең эше, андагы бәяләр белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин үзе дә танышты.