Сарман үзәк район хастаханәсенең гериатрия кабинеты җиһазландырылды һәм килүчеләрне кабул итә

2019 елның 11 октябре, җомга

5 октябрьдә "Сарман РҮХ" ДАССОда гериатрия кабинеты эшли башлады. Ул хастаханәдә «Демография» милли проекты өлкән буын гражданнарына системалы ярдәм күрсәтү һәм тормыш сыйфатын күтәрү программасын тормышка ашыру һәм «гериатрия»профиле буенча медицина ярдәме системасын үстерү чикләрендә барлыкка килде. Бу кабинетта өлкән яшьтәге пациентларга, нигездә, аларның физик һәм функциональ активлыкка сәләтен саклауга һәм торгызуга юнәлдерелгән медицина ярдәме күрсәтелә.

Бүген, кабинет эшчәнлеге белән танышу максатыннан, район башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм аның урынбасары Гүзәл Гәрәева Сарман үзәк район хастаханәсенең яңа гериатрия кабинетына килделәр. Сырхауханәнең хезмәткәрләре кунакларга үзләренең теләкләрен белдерделәр, кабинет эше турында хис-кичерешләре белән уртаклаштылар һәм очрашу барышында килеп туган мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International