Сарманда реконструкциядән соң Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең тантаналы ачылышы узды

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Сарманда реконструкциядән соң Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге ачылу уңаеннан тантаналы чара узды.

Чарада Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры, полиция генерал-лейтенанты Артем Хохорин, район башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм башкалар катнашты.

Артем Валерьевич подрядчы оешма вәкилләренә - Рәхмәт хатлары, ә Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы Газинур Мортазинга "Лада Гранта"автомобиле ачкычы тапшырды.

Сибгатуллин Илнур фотосы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International