Рәссамны искә алдык.

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе 14 нояябрьда танылган рәссам Илдар Зариповның 80 еллыгын билгеләп үтте. Чараны рус теле укытучысы Бадертдинова Р.И. үткәрде. Чарада 5-9 нчы сыйныф укучылары катнашты. 

И.Зарипов ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе. 1983 елда ул Россия Федерациясенең атказанган рәссамы исемен ала. 1994 елда рәссамга Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты исеме бирелә. 1996 елда ул Россия Сәнгать академиясенең көмеш медаленә лаек була. 2002 елда Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин Указы белән И. Зариповка Россиянең халык рәссамы исеме бирелә. XX гасыр татар рәсем сәнгате классикасына әверелгән и.Зариповның иң яхшы әсәрләре Третьяков дәүләт галереясе, рус дәүләт музее җыелышында, Людвиг музеенда һәм башка музейларда, Россия һәм чит илләрдәге шәхси коллекцияләрдә саклана.

Аның «Өйдә» (1971), «Нефтьче Әхәт абый» (1974), «Казан чибәре Зөлфия» (1984), «Катюша», «Батыр» (1985), «Кырлай моңы» (1986, 1988), «Авылда» (1987), «А.С.Пушкин» сериясеннән пейзажлар» (1980 еллар) кебек гүзәл әсәрләре киң танылган

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International