15 ноябрьдә Россия Федерациясе халык рәссамы, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе лауреаты Илдар Касыйм улы Зарипов тууга 80 ел тулды. Шул уңайдан Күтәмәле мәктәбендә рәссамга багышланган сыйныф сәгатьләре узды. Сыйныф җитәкчеләре укучыларына Илдар Зарипов турында сөйләделәр, презентацияләр күрсәттеләр.