Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Толерантлык – тынычлыкка юл»дигән темага ачык сыйныф сәгате узды. Чара башында балалар «Тату гаилә» мәсәлен тыңладылар, андагы төп сүзләр – мәхәббәт, сабырлык, гафу итү, тынычлык һәм татулык гаилә законын тәшкил итәләр. Бу исә укучыларга проблемаларны тыныч юл белән хәл итә белүнең ни өчен мөһим булуын аңларга ярдәм итте.