Акция «Без алкогольгә каршы!»

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

15 ноябрьдә аграр көллиятнең «Форпост» отряды активистлары «Без алкогольгә каршы!»  дигэн акция уткэрделэр.Бу акция сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга һәм алкогольнең сәламәтлеккә зыянлы йогынтысы турында халыкка хәбәр итүгә юнәлдерелгән. Узып баручылар белән әңгәмә барышында активистлар тормышның алкогольсез дә матурлыгына, сәламәтлекләре өчен файдалы һәм дөрес итеп буш вакытларын үткәрергә кирәклегенә игътибар иттеләр. Акциягә авыл яшьләре генә түгел, өлкәннәр дә кушылды, үсеп килүче буынга эчкечелеккә каршы көрәштә уңай үрнәк күрсәтте. Акция барышында активистлар барысын да сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, физик культура, спорт, буш вакытны, кызыклы һәм эчтәлекле ялны дөрес итеп оештыру – болар барысы да зарарлы гадәтләр үсешенә, барыннан да элек алкоголь куллануга каршы тора, дип ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International