Җәлил поселогында яшәүче тыл хезмәтчәне һәм хезмәт ветераны Гаязетдинова Нурдидә Закир кызы 90 яшьлек юбилеен каршы алды.

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Җәлил поселогында яшәүче тыл хезмәтчәне һәм хезмәт ветераны Гаязетдинова Нурдидә Закир кызы 90 яшьлек юбилеен каршы алды. Нурдидә Закир кызы 1929 елның 18 ноябрендә Әлмәт районы Яңа Кәшер авылында туа. Шунда 7 класс укый. Аңа 12 яшь булганда, үз авылында колхозга эшкә китә. 1953 елда ком карьерына китә. 1960 елда кияүгә чыга һәм Әлмәт шәһәренә күчеп килә. 1984 елга кадәр Әлмәт шәһәрендә СУ-2дә эшләгән һәм аннан пенсиягә чыккан. Тыл хезмәтчәне һәм хезмәт ветераны. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган Юбилей һәм истәлекле билгеләр белән бүләкләнде. Балалар Юк. 2017 нче елда Җәлил поселогына күчеп килгән, хәзерге вакытта берүзе яши. Аңа туганы Тәнзилә килә һәм хуҗалык эшләрендә булыша.

Аны туган көне белән Сарман муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Ф. А. Вәлиев һәм Сарман муниципаль районы Җәлил поселогы башлыгы Р. А. Кәримов котладылар. Нурдидә Закир кызына Кремльдән РФ Президенты Владимир Путин исеменнән хат һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International