Математика фәннәре декадасы

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Җәлил гимназиясендә укучыларда табигать һәм математика фәннәре циклы белән кызыксынуны арттыру, чынбарлыкны һәм үз-үзеңне танып белү, индивидуаль, иҗади һәм интеллектуаль сәләтләрне үстерү максатыннан, атналык үткәрелә. Укучылар укытучылар белән берлектә математика, информатика, химия, биология, география, физика буенча төрле чаралар үткәрәләр. 14 нче ноябрь көнне 7 нче сыйныф укучылары география буенча «Көчсез  звено " интеллектуаль уенында көч сынаштылар. Бәйгедә 7б сыйныф укучысы Гарипов Айназ җиңүче булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International