Авылдашыбыз, Муса Җәлилнең көрәштәше, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры Зиннәт Хәсәновның тууына 103 ел тулды. Бу уңайдан Иске Кәшер урта мәктәбе укучылары 16 ноябрь көнне “Зиннәт Хәсәнов һәм авыл тарихын өйрәнү” музеенда булдылар.
Ватан өчен көрәштә башын салган авылдашларыбыз истәлегенә куелган мемориал һәм Зиннәт Хәсәнов һәйкәленә чәчәкләр салдылар, минутлык тынлык белән искә алдылар.