Казанда «Наше время - Безнең заман " фестивале тәмамланды

2019 елның 19 ноябре, сишәмбе

Казанда ел саен үткәрелә торган «Наше время - Безнең заман» эшче яшьләр иҗаты республика телевизион фестивале зур концерт белән тәмамланды. Фестиваль хәрәкәтенең Гала-концерты 16 ноябрьдә «Пирамида»мәдәни-күңел ачу комплексында узды. Ул фестиваль лауреатлары парады белән ачылды, шуннан соң тантанада катнашучыларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде. Быел фестивальдә 174 нефть, энергетика, машина төзелеше сәнәгате, мәгариф учреждениеләре, социаль хезмәт күрсәтү өлкәсе оешмаларыннан 970 кеше катнашты. Проектның идея авторы һәм оештыручысы – Татарстан Республикасының «Созвездие-Йолдызлык»төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы.

«Музыка» номинациясендә (кече формалар) Сарман районыннан җырчы һәм талантлы Дилә Кыямова чыгыш ясады. Диләгә яңа иҗади җиңүләр һәм җырларыбыз белән куандыруларын телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International