Сарманда район Советының XXV утырышы узды

2019 елның 19 ноябре, сишәмбе

Бүген муниципаль район Советының чираттагы утырышы узды. Утырышны район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты әгъзасы Марат Галиев, район прокуроры, район суды рәисе, район предприятиеләре, оешмалары җитәкчеләре, җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Көн тәртибендәге сорауларны карый башлаганчы район башлыгы Александровка һәм Мортыштамак авыл җирлекләре депутатларына таныклыклар һәм значоклар, «Светводканал» ҖЧҖ баш инженеры Рафаил Шәрифуллинга район Советының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Көн тәртибе расланганнан соң, депутатлар мәсьәләләрне карауга күчтеләр.

2020 елга һәм 2021-2022 елларның планлы чорына районның социаль-икътисади үсеш фаразы белән район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Гөлнара Галимова чыгыш ясады.

Көн тәртибендәге чираттагы мәсьәлә 2020 елга һәм 2021-2022 еллар план чорына бюджет проекты булды. Бу сорауны районның финанс-бюджет палатасы рәисе Ләйсән Зыятдинова яктыртты.

Аннан соң сүз бюджет-финанс мәсьәләләре, җирле салымнар һәм җыемнар буенча даими комиссия рәисе Илгизәр Габделгазизовка бирелде.

Фикер алышына торган мәсьәләләр буенча карарлар проектлары депутатлар тарафыннан кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International