Яңа исемнәр…

2019 елның 20 ноябре, чәршәмбе

2019 елның 16-17 ноябрендә Татарстанның нефть башкаласы Әлмәт шәһәрендә «Татнефть» хәйрия фондының һәм И.Н.Воронова исемендәге «Яңа исемнәр» төбәкара иҗтимагый фондының «Рухият» программасының II мәдәни – белем бирү проекты булып узды.

Ф.Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятендә «Фортепиано», «Домбра», «Труба», «Аккордеон» белгечлекләре буенча мастер – класслар узды. Әлмәт, Азнакай, Актүбә, Баулы, Бөгелмә, Җәлил, Зәй, Лениногорск, Түбән Кама, Сарман музыка мәктәпләре һәм көллиятләре укучылары мастер - класска чакырылды. ТР нефть төбәгенең 8 районыннан 7 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге 40 бала катнашты.

Укучыларыбыз Ситдыйков Шамил һәм Нуретдинов Камил, укытучы Ханнанов Фәрит Фоат улы, концертмейстер Заһитова Ильвира Индусовна, П.И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясе доценты, Россия дәүләт академия Зур театры оркестры солисты Алексей Олегович Корнильевның «Труба» мастер – классында катнаштылар.Мастер-классны тыңлаганнан соң Камилгә пианист – виртуоз, РФ халык артисты, РФ Дәүләт премиясе лауреаты Денис Мацуевның «Джаз в кругу друзей» программасы белән 2 билет тапшырылды.

«Труба» мастер – класс нәтиҗәләре буенча Камил Нуретдинов И.Н.Воронова исемендәге «Яңа исемнәр» төбәкара иҗтимагый фонды стипендиаты булды. «Яңа исемнәр» фонды президенты, РФ халык артисты Денис Мацуев шәхсән Камил һәм Фәрит Фоатовичны «Яңа исемнәр» XXVIII Халыкара җәйге иҗат мәктәбендә белем алу өчен сертификат һәм шулай ук Ф.Ф. Ханнановка Суздаль шәһәренең «Яңа исемнәр» иҗади мәктәбе мастер – классларында катнашу өчен сертификат тапшырды.

Чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә безнең тәрбияләнүчеләргә һәм укытучыларга иҗади уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International