Иске Кәшер урта мәктәбе укучылары катнашында, авылдашыбыз Зиннәт Хәсәновның туган көненә багышлап, “Якташыбыз Батырлыгы” дигән чара булып үтте. Бу чарада Җәлилчеләрнең батырлыгы искә алынды һәм Зиннәт Хәсәнов һәйкәленә венок куелды.