19 ноябрьда Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә әти-әниләр җыелышы үтте. Ул балаларны тәрбияләү һәм төрле начар төркемнәрнең йогынтысы турында иде. Җыелышта тагын авыл шәфкать туташы Рәхимова Альбина “Котыру” авыруы турында сөйләде, корь, грипп һ.б. авыруларга прививка кирәклек турында аңлатты.