Урра! Җиңү! Җәлил 1 нче урта мәктәбенең 5 б сыйныф укучысы Ханнанова Азалия өченче ел рәттән «Мәктәп экопатруле" Республика конкурсында катнаша һәм җиңә!
2019 елның 20 ноябрендә Казанда " Московский"мәдәният үзәгендә әлеге конкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. «Мәктәп экопатруле» конкурсы нәтиҗәләре буенча Азалия җиңүче дип табылды һәм кыйммәтле бүләккә 42 000 сумлык ноутбук белән бүләкләнде.
Әлеге конкурсның югары социаль әһәмиятен исәпкә алып, бүләкләү тантанасына Сарман районының 15 актив экологы да чакырылган иде.
Яшь экологлар бик күп уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр алдылар, квест станцияләре узу барышында командада уйнарга, авыр минутларда бер-берсенә ярдәм итәргә өйрәнделәр.
Сәфәр уңышлы узды!