Җәлил беренче мәктәбенең 4 а сыйныфы укучысы Минабетдинов Тимур "Космос чакыра" дигән иҗади эшләр конкурсында җиңүче һәм төп приз - кәрәзле телефонга Бәхетле ия булды. Конкурсны оештыручы-Краснодар шәһәренең мобиль планетарие. Космос киңлеген үзләштерү турында фильм карау белән беррәттән, балаларга викторина сорауларына җавап бирергә һәм үз куллары белән ясалган рәсемнәр, эшләнмәләр алып килергә тәкъдим ителде. Балалар бик күп кызыклы эшләр башкардылар. Космос кешеләрне һәрвакыт үзенә тарта. Йолдызларга һәм галактикаларга очу турындагы хыял элеккечә ерак булса да, аңа ышанырга мөмкин.