Әниләр көне

2019 елның 23 ноябре, шимбә

Илебездә билгеләп үтелә торган күп санлы бәйрәмнәр арасында Әниләр көне аерым урын алып тора. Бу бәйрәмгә беркем дә битараф кала алмый, бу мәңгелек бәйрәм: һәр кеше өчен буыннан-буынга әни - тормышның иң төп кешесе. Бу көнне Балаларга мәхәббәт, игелек, наз бүләк итүче барлык әниләргә дә рәхмәт әйтәсе килә.
22 ноябрь көнне Җәлил икенче урта мәктәбендә Әниләр көненә багышланган чара булып узды. Әни булу бәхетен сынаган хатын-кызлар сәхнәдән яңгыраган дулкынландыргыч сүзләргә лаек булды. Аларга җылы, назлы хисләр, балалар турында кайгыртучанлык һәм игътибар өчен рәхмәт белдерделәр.  Мәктәп укучылары искиткеч матур, үзнчәлекле концерт бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International