Яшь гражданнар форумы

2019 елның 23 ноябре, шимбә

23 ноябрьдә ТР балалар оешмалары Советы, ТР Президенты кушуы буенча, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән, Җәлил икенче урта мәктәбендә «Яшь гражданнар форумы» үткәрде».
Форумда катнашучылар-җәмәгать берләшмәләре лидерлары, Сарман районының 9  урта гомуми белем бирү мәктәбеннән балалар хәрәкәте җитәкчеләре, шулай ук экспертлар, иҗтимагый оешмалар һәм ведомстволар белгечләре.  Район активистлары форумны зур куаныч белән каршы алдылар,  Сарман районы территориясендә тормышка ашыру өчен, үз идеяләрен һәм проектларын уртага салып сөйләштеләр.
Форум эше түбәндәге юнәлешләр буенча секцияләрдә узды: мәдәният һәм иҗади үсеш, сәламәт яшәү рәвеше, балалар спорты һәм туризм, эшмәкәрлектә беренче адымнар, балалар массакүләм мәгълүмат чаралары, экологик тәрбия, патриотик тәрбия, балалар һәм яшьләрне хокукый яклау,  социаль яклау һәм волонтерлык эшчәнлеге, мәгариф һәм фән.
Төркемнәрдә тәкъдим ителгән иң яхшы идеяләр форумның пленар утырышында тәкъдим ителгән һәм бертавыштан кабул ителгән йомгаклау резолюциясенә керде. Иң яхшы педагоглар һәм активистлар балалар хәрәкәтен үстерүгә керткән өлешләре өчен Татарстан Республикасы балалар оешмалары Советының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр .
Пленар утырышта Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Мөхәммәтгәрәев Әлфис Фәйзрахман улы катнашты. Ул балаларның барлык идеяләрен хуплады һәм актив эшләре өчен делегатларга рәхмәт белдерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International