23нче ноябрь көнне 2А сыйныфында әниләр көнен билгеләп үттеләр. Бәйрәм матур итеп бизәлгән сыйныфта узды. Балалар әниләргә багышлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, күңелле конкурсларда катнаштылар. Барысы да бәйрәмнән канәгать калдылар.