Нәфис сүз белән кызыксынуны формалаштыру, шигъри сүзнең матурлыгын һәм тәэсирлелеген тоя белү максатыннан, Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге тарафыннан 2019 нчы елның 23 нче октябреннән 13 нче ноябренә кадәр «Җәлил укулары»дип исемләнгән халыкара әдәби конкурсының муниципаль этабы үткәрелде. 5 В сыйныф укучысы Гатин Илфат-җиңүче, 2 В сыйныф укучысы Кириллов Глеб 2 урынны, 9 В сыйныф укучысы Габидуллина Эльвира 3 урынны яулады. Без укучыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!