Бердәм түләүсез юридик ярдәм көне

2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе

2019 елның 27 ноябрендә «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган Бердәм түләүсез юридик ярдәм көне үткәрү планлаштырыла.

Чара Сарман районында эш көне дәвамында түбәндәге адрес буенча узачак: Сарман авылы, Ленин урамы, 28 йорт ("Сарман" кинотеатры бинасы), 8:00 сәгатьтән 15:30 сәгатькә кадәр (Казан шәһәрендә 9:00 сәгатьтән 16:30 сәгатькә кадәр).

Халыкка түләүсез юридик ярдәм Пенсия фонды белгечләре тарафыннан 08:00 дән 09:30га кадәр, суд приставлары федераль хезмәте Идарәсе, нотариаль палата 11:00 дән 12:30га кадәр, «Техник инвентаризация бюросы» АҖ 12:30 дан 14:30га кадәр, адвокатлар палатасы белән 14:00 дән 15:30га кадәр күрсәтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International