9 декабрь көнне МБГБУ “Азалак төп гомумбелем бирү мәктәбе” укучылары “Батырлар көне” уңаеннан тыл ветераны Каримова Мөхәлилә әби белән очраштылар. Мөхәлилә әби ятимлек ачысы татыган, ачлык-ялангычлыкта үткән балачагы турында сөйләде. Авыр сугыш елларында барлык авыр эшләр хатын-кызлар, балалар җилкәсенә төшә. Шуның өстенә әле фронтовикларга җылы оекбаш-бияләйләр бәйлиләр, үз авызларыннан өзеп булса да бәрәнге дә киптереп җибәрәләр. Тыл батырлары җиңү көнен якынайту өчен көнне төнгә ялгап эшләгәннәр. Аларга алдагы көннәрендә сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез тыныч картлык телибез.