7 декабрьдә Казанда «Казан» халыкара ат спорты комплексында «Социаль ярминкә»I республика хәйрия фестивале узды. Чарада республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар җитәкчеләре һәм социаль эшкуарлар, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, ведомство һәм муниципаль иҗтимагый советлар әгъзалары һәм экспертлары катнашты. Фестивальдә коммерцияле булмаган оешмаларның бизнес һәм дәүләт белән партнерлыкта иң яхшы социаль практикалары тәкъдим ителгән.
Хәйрия фестивале ахырында «Социаль ярминкә» I республика хәйрия фестивалендә, шулай ук 2019 елда «Иң яхшы муниципаль Иҗтимагый совет», «Минем беренче инициативам» һәм ТР муниципаль районнарында «Иң яхшы эшкуарлар Советы» республика конкурсларында җиңүчеләргә бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Сарман муниципаль районы эшмәкәрләр советы «Иң яхшы эшкуарлар советы» Республика конкурсының «Социаль һәм хәйрия проектлары үсешенә өлеш керткән өчен» номинациясендә җиңүче дип табылды. Конкурс Татарстан Республикасы кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе тарафыннан оештырылды.