Россия Федерациясенең Конституциясе көне уңаеннан музейда 14 яше тулган яшь гражданнарга паспорт бирү чарасы узды. Шушы җаваплы һәм мәртәбәле вазыйфаның мәгънәсен 14 яшьлек гражданнарга паспорт тапшыру тантанасында Сарман районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буеча урынбасары И.Р.Сәхипова, миграция хезмәте өлкән инпекторы Г.Фатыйхова, район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Ә.Вәлишина, “Бердәм Россия” партиясенең җирле Башкарма комитеты белгече И.И.Галимова һәм “Яшь Гвардия” оешмасы хәрәкәтенең җитәкчесе Э.А.Калимуллина аңлаттылар. Үткән гасырда кулланылган Туу турындагы таныклыклар, хәрбиләрнең паспортын алыштыручы сугыш елларындагы Хәрби билет һәм башка бик күп документлар белән балалар һәм аларның әти-әниләре музейда таныштылар.