12 декабрьдә Россия Федерациясе Конституциясен бәйрәм итү көнендә "Минем Россиям, Татарстаным!" конкурсының гала-концерты узды.
Гала-концерт программасы күңелле, истә калырлык фестиваль номерлары белән тулыланды. Фестивальдә катнашучылар Туган якка мәхәббәт кенә түгел, номерларның төрле жанрларында да чагылдыра алдылар, алар бер-берсен гармонияле тулыландырдылар, тыңлаучыларга соклану һәм осталык тәкъдим иттеләр.Гала-концертта балалар иң яхшы номерлар белән чыгыш ясадылар. Бәйгенең финалистларына һәм призерларына дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Аларны котларга район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Сәхипова Индира Рәис кызы, Җәлил ш.т. б. Советының оештыру эшләре буенча бүлек җитәкчесе Гарифуллина Гөлнара Ирек кызы, Җәлил ш. т. б. башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Идиатуллина Гөлназ Марсель кызы килделәр. Конкурсның абсолют җиңүчеләре җитәкчеләре «Җәлил шәһәр тибындагы поселогы» муниципаль берәмлеге Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Совет һәм Башкарма комитет «Бердәм Россия» партиясенең район бүлекчәсенә, «Җәлил поселогы» муниципаль берәмлеге башлыгы Кәримовка, Җәлил бистәсе Советы депутатлары Нургалиевка, Галиәхмәтовка бүләкләр тапшырганнары өчен рәхмәт белдерә.