Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Тукай районында «Кооперацияне нәтиҗәле үстерү атнасы»на чакыра

2019 елның 16 декабре, дүшәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы    барлык  теләүчеләрне  17-18 декабрьда  Тукай  районында  узачак   «Кооперацияне  нәтиҗәле  үстерү  атнасы» чарасына   чакыра

 Чара  республикада  авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларын  үстерү чараларын  гамәлгә ашыруга  юнәлдерелгән.    Катнашучылар  оешмада  хуҗалык  операцияләрендә  бухгалтерлыкның яңа   системасы, нәтиҗәле  сәүдәнең заманча  программасы  белән    таныштыралар. 

«Кооперацияне  нәтиҗәле  үстерү  атнасы» чарасында     кече  хуҗалыклар, авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативлары, эшкәртү предприятиеләре, сәүдә оешмалары, иҗтимагый  туклану оешмалары    вәкилләре һәм әзерләүчеләр катнаша  ала.      

Чара: 17 декабрьдә 16.00 сәгатьтә Тукай  районында  Новостроицкий  авылында,  Ленин ур., 11, Авыл  мәдәният  йортында  уза.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы   авыл  хуҗалыгы кооперациясе мәсьәләләре  буенча  “Татарстан  Республикасында авыл  хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча   компетенцияләр үзәге” ДБУенә  мөрәҗәгать  итәргә мөмкин,  телефоннар:   (843)221-77-40, (843)292-07-59, сайт цкскрт.рф.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International