Сарманда террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды

2019 елның 16 декабре, дүшәмбе

Бүген район Советының зур залында Сарман районында террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды. Утырышны комиссия рәисе-район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.

Утырыш эшендә авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары һәм Башкарма комитет бүлекләре начальниклары катнашты.


"Яңа ел бәйрәмнәрен әзерләү һәм уздыру барышында террорчылыкка каршы куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча өстәмә чаралар, оператив төркем көчләре һәм чараларының террористик янауларны локальләштерүгә һәм аларның нәтиҗәләрен минимальләштерү турында" гы мәсьәлә буенча сүз Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге полиция начальнигы урынбасары Валерий Алексеевка һәм Сарман муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы Радик Госмановка бирелде.

Сәламәтлек саклау объектларында террорчылыкка каршы саклануның торышы һәм аны көчәйтү чаралары турында «Сарман РҮХ» ДАССОның баш табибы Айрат Галимов чыгыш ясады.

Өченче мәсьәлә буенча «Татмедиа» ААҖ филиалы - «Сарман» ИРЦ җитәкчесе Альбина Сабирова чыгыш ясады. Ул утырышта катнашучыларга «Сарман»мәгълүмат-мөхәррият үзәге тарафыннан башкарыла торган профилактик эшләрнең торышы һәм камилләштерү чаралары турында сөйләде.

Аннары утырышта катнашучыларны район җирлекләрендә терроризмга каршы торуның торышы белән Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев һәм Җәлил поселогы башлыгы Рафик Кәримов таныштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International