Шәһәр тибындагы Җәлил поселогында атналык киңәшмә узды.

2019 елның 17 декабре, сишәмбе

2019 нчы елның 17 нче декабрендә Шәһәр тибындагы Җәлил поселогы оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре катнашында атналык киңәшмә узды.
    Татарстан Республикасы Мөслим һәм Сарман муниципаль районнары МОНД һәм ПРБ начальнигы эчке хезмәт подполковнигы Госманов Радик Рафаэль улы «Яңа ел чараларын үткәрү чорында кешеләр күп җыелган урыннарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү турында " гы мәсьәлә буенча чыгыш ясады.
    Аннан соң Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлегенең «Җәлил ш.т. п.» оешмасы начальнигы полиция майоры Вәлиуллин Айзат Әзгәм улы катнашучыларны агымдагы елның 11 аенда хокук саклау эшчәнлеге белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International