«Татарстан Республикасының экологик-географик үзенчәлекләре» дигән IV Республика фәнни-гамәли конференциясе

2019 елның 21 декабре, шимбә

2019нче елның 20нче декабрендә Сарман районы "Җәлил гимназиясе" МББУ базасында укытучыларның, укучыларның һәм студентларның ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Татарстан Республикасының экологик-географик үзенчәлекләре» дигән IV Республика фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Конференцияне ачу тантанасы гимназиянең актлар залында узды. Конференциядә төрле юнәлешләр буенча 10 секция эшләде. Моннан тыш, педагоглар һәм фәнни җитәкчеләр өчен «Табигый-географик дисциплиналарны өйрәнгәндә һәм экологик культура формалаштырганда укыту-тәрбия процессында инновацион белем бирү технологияләрен куллану" темасына түгәрәк өстәл оештырылды. Конференция эшендә Татарстан Республикасының төрле районнарыннан 200дән артык кеше катнашты. Ябылу тантанасы һәм җиңүчеләрне бүләкләү гимназиянең актлар залында узды. Конференциядә катнашучыларның барысы да истәлекле бүләкләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International