Сарман муниципаль районы Юлтимер авылында яшәүче Рәшит Әхмәтгәрәев улы һәм Наилә Габдрахман кызы Ахметгараевлар зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр. «Ныклы гаилә» федераль һәм "Мәхәббәт юлы буенча" республика проектлары кысаларында юбилярларны Азалак авыл җирлеге башлыгы Габдулгазизов Илгизәр Габдулкаюм улы котлады һәм район Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Азалак авыл җирлеге ветераннар советы председателе Фарлукшина Музаллия Музагит кызы да матур теләкләрен җиткерде. Юбилярларга ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр