Үсеш Ноктасы

2019 елның 21 декабре, шимбә

19 декабрьдә Россия Федерациясенең 50 субъектында (2049 авыл мәктәбендә) цифрлы һәм гуманитар профильдәге мәгариф үзәкләренең милли проектлары нигезендә төзелгән ачык дәресләр оештырылды. Безнең мәктәптә 11 сыйныф укучылары катнашында «ОБЖ» , 6 нчы сыйныфта «Технология»  һәм 8 нче сыйныфта «Информатика» курсы буенча  ачык дәресләр узды. Әлеге чарада укучылар, остазлары белән берлектә, мәктәптә үзәк ачылганнан соң 3 ай эчендә нәрсәгә өйрәнүләрен күрсәттеләр, яңа уку җиһазларын кулланып, беренче проектлар буенча эш алып бардылар. Мәктәптә  әлеге чара кысаларында  шахмат турниры үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International