20 декабрь көнне Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбендә экологик дәрес үтте. Аның максаты- хәзерге заманда диңгез экосистемаларының әһәмиятен ачыклау, диңгез байлыкларын саклау, балыкларны дөрес тоту кагыйдәләрен өйрәнү. Укучылар хәзерге дөньяда балыкчылыкның роле һәм балыкчылык белән сакчыл эш итәргә кирәклеге турында , зарарлы нәтиҗәләргә юл куймаска нинди серләр ярдәм итәчәген белделәр.