Районда балык тоту фестивале үтте

2019 елның 21 декабре, шимбә

Бүген районда беренче тапкыр "Кышкы балык тоту" фестивале уздырылды.

Бәйрәмдә район башлыгы Фәрит Хөснуллин да катнашты. Язикәү плотинасына җыелган балыкчылар, җанатарлар арасында төрле бәйгеләр дә үткәрелде. "Иң күп балык тотучы", "Иң зур балык", "Иң кечкенә балык" билгеләнде. Иң яшь, иң өлкән балык тотучылар да бүләк алдылар. Бәйрәмдә катнашучыларны тәмле пылау, уха, шашлык, кайнар коймак һәм чәй белән сыйладылар.

Артур Кашапов фотолары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International