1-нче мәктәпнең 6а сыйныф укучы балалар белән гаять истәлекле, тирән мәгънәле “Иҗат чишмәсе сулмасын” исемле әдәби кичә оештырылды. Кичәгә бистәбездә яшәүче шагыйрә Гафифә апа Гаффарова чакырылды. Балалар кызыксынып шагыйрәнең авыр һәм катлаулы тормыш юлы турында сөйләмен тыңладылар, бик күп сораулар бирелде. “Якташларыбыз иҗаты” исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.