20 декабрьдә Җәлил гимназиясендә «Татарстан Республикасының экологик-географик үзенчәлекләре» дип исемләнгән укучыларның, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләрнең, студентларның, югары уку йортлары һәм мәктәп укытучыларының, тәрбиячеләрнең фәнни-гамәли конференциясе үтте. Ул ТАССРның 100 еллыгына, Сарман районының 90 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган иде. Конференциядә Күтәмәле мәктәбенең мәктәпкәчә белем бирү төркемендә тәрбияләнүче Сираева Инзилә (җитәкчесе – Сираева Л.И.) «Экологик әкият» номинациясендә чыгыш ясады һәм катнашучы дипломы белән бүләкләнде.