Сарманда атналык киңәшмә узды

2019 елның 23 декабре, дүшәмбе

Бүген утырышлар залында район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барган атналык киңәшмә узды.

Беренче көн тәртибе буенча район Советы Аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев чыгыш ясады. Ул бүләкләү материалларын һәм Татарстан Республикасы электрон документлар әйләнеше бердәм ведомствоара системасында документларны рәсмиләштерү тәртибе турында сөйләде.

2019 елда кулланылган газ өчен бурычларны киметү эше турында Сарман газ участогы «Әлмәтгаз» эксплуатация-җитештерү идарәсенең РЭГС начальнигы урынбасары Айрат Хәертдинов мәгълүмат бирде.

«Кулланучылар хокукларын яклау турында» гы мәсьәлә буенча сүз Дәүләт алкоголь инспекциясенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Кадрия Вәгыйзовага бирелде.

Аннан соң Сарман һәм Җәлил бистәләрендә яңа ел чараларына әзерлек һәм үткәрү турында Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев һәм Җәлил бистәсе башлыгы Рафыйк Кәримов таныштырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International