Юнысовлар алтын туйларын билгеләп үтәләр

2019 елның 23 декабре, дүшәмбе

Сарман авылында яшәүче Гөлсинә һәм Альмир Юнысовларның бергә гаилә корып яшәүләренә бүген 50 ел тулды.

Гаиләне алтын юбилейлары белән район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, район Башкарма комитетының гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, балалары, кода-кодагыйлары, туганнары тәбрикләделәр. Фәндәс Әнәсәвич район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын, изге теләкләр белән, истәлек бүләге тапшырды.

 

Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International