«Яна ел чыршысы» конкурсы

2019 елның 24 декабре, сишәмбе

Бәйге 1-7 сыйныф укучылары арасында үтте. Кул эшләнмәләренә барлык катнашучылар да иҗади якын килделәр. Чыршыларны нидән генә ясамадылар! Макарон һәм кофе, җепләр һәм мамык дисклар, катыргы һәм кәнфитләр, төсле кәгазь һәм мишура– болар барысы да Яңа ел гүзәле – чыршыларның  нигезен тәшкил итте. Башлангыч сыйныфларда кул эшләрен ата-аналар ясарга булыштылар, ә 5-7 сыйныф укучыларының күбесе иҗат эшләрен мөстәкыйль башкардылар.  Иң яхшы дип табылган эшләр грамоталар белән бүләкләнәчәк.

Эшләнмәләр мәктәп күргәзмәсендә тәкъдим ителде һәм үткәреләчәк яңа ел бәйрәмен бик матур итеп тулыландырыр дип ышанабыз. Яңа ел конкурсларында катнашучыларга рәхмәтебезне белдерәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International