Ел саен кар чанасы сезоны кызган мәлдә Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге инспекторлары ЮХИДИ, МЧС, аучылык хезмәтләре хезмәткәрләре белән берлектә «Снегоход» профилактик операциясе үткәрәләр. Быел ул Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе боерыгы буенча 16 декабрьдән 30 декабрьгә кадәр узачак.
Мондый техника билгеле хуҗаларыннан идарә иткэндэ куркынычсыз эксплуатацияләү белеме нигезләрен белү таләп итә. Шуңа күрә "Снегоход" профилактик операциясенен төп бурычларның берсе булып карда йөрү машиналарын кулланганда иминлекне арттыру тора. Чаралар барышында төп игътибар карда йөрү машиналарының теркәү документлары, техник карау узу турындагы таныклык, тракторчы-машинист таныклыгы булуга, шулай ук машиналарың техник торышына (аларның куркынычсыз йөрүен тәэмин итүгэ) юнәлдереләчәк.
Кайбер кагыйдәләр белән таныштырып китәсе килә. Карда йөрү машиналарын сатып алганнан соң 10 тәүлек дэвамында машина хуҗалары дәүләт техник күзәтчелеге булекчәләрендә үз машиналарын теркәү уздырырга тиеш. Теркәү узмаган техникаларны, раслаучы документларсыз эксплуатацияләүчеләр административ җаваплылыкка тартылалар.
Исегездә тотыгыз карда йөрү машиналары хуҗалары, сез чана түгел, ә үзйөрешле машинага ия. Шуның очен сез идарә итү күнекмәләрен, кагыйдәләрне, машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләүне белергә тиеш. Карда йөрү машинасы белән идарә итү очен “А1”- категорияле тракторчы-машинист таныклыгы булырга тиеш, алар 16 яше җиткән Һәм алырга теләге булган, уку йортында укып, шушы категориягә имтихан биргән һәр гражданга да бирелә.
Альберт Салахов- Татарстан Республикасы, Сарман муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге баш инженер-испекторы.