Җәлил поселогының мактаулы гражданины 85 яшьлек юбилеен каршы алды

2019 елның 24 декабре, сишәмбе

Поселогыбызның мактаулы гражданины, «РСФСР халык мәгарифе отличнигы», «СССР мәгариф отличнигы» Маркова Лилия Василий кызы 85 яшьлек юбилеен каршы алды. 1934 елның 23 декабрендә Пермь шәһәрендә туа, Стәрлетамак педагогия институтын тәмамлап, югары белем ала. Җәлил поселогы укучыларын тәрбияләүгә һәм белем бирүгә зур өлеш керткән, 40 елдан артык педагогик эшчәнлеккә багышлаган поселогыбызның һәм районыбызның хөрмәтле кешесе ул. Тормыш иптәше Алексей Степан улы, «Минтопэнерго» ның атказанган энергетигы белән 60 елдан артык бергә, алар бербөтен булып, өч матур бала тәрбияләп үстергәннәр, биш оныклары һәм дүрт оныкчыклары үзләренең уңышлары белән куандыралар.

Туган көнендә аны поселок хакимияте, «Җәлилнефть» НГДУсветераннар советы, Җәлил икенче урта мәктәбе котладылар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International